“Росалкогольрегулирование” үзебезнең чималдан җитештерелә торган шәраб һәм коньяклар өчен федераль махсус маркалар кертә

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе

 “Росалкогольрегулирование” карар проекты әзерләде. Аның нигезендә үзебезнең чималдан җитештерелә торган шәраб-коньяклар өчен яңа федераль махсус маркаларны гамәлгә кертү тәкъдим ителә.
Шулай итеп, инде гамәлдә булып килгән маркаларга  «коньяк», «коньяк особый», «вина виноградные особые», «вина игристые (шампанские) особые», «вина ликерные особые», «спиртные напитки особые» өстәлә.

        «Особый» дигән термин җитештерүче тарафыннан үзебезнең чималдан җитештерелгән эчемлекләрне (шул ук вакытта “географик атамасы сакланыла торган” яки “чыгышы урынының атамасы сакланыла торган” эчемлекләр күздә тотыла) аңлатачак.

        Белгечләр әйтүенчә, әлеге яңалык Россия шәрабләрен, әйтик, Франциядәге кебек, виноград үскән төбәк буенча рәсми төстә классификацияләү мөмкинлеге бирәчәк.

         Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, 2015 елның 1 июненнән яңа маркалар кертү Россия чималын кулланучы шәраб ясаучыларны лицензияләү эшен җиңеләйтәчәк.

         «№ 490-ФЗ законы белән бәйле бу. Аның нигезендә безгә әлеге эчемлекләрне аерым билгеләргә кирәк. Аларга акциз бәясе үзгәрмәячәк”,  - диләр  “Росалкогольрегулирование”дә.

         Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: 31.12.2014 ел, № 490-ФЗ Федераль закон шәраб-коньякларны үзебезнең чималдан җитештерүче оешмаларга лицензия алу процедурасын җиңеләйтә:  аерым алганда,  мондый оешмалар ЕГАИС та теркәлүдән азат ителәчәк, дип хәбәр итә «Известия».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International