Яңа консультация пункты ачылды

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе

 «Алтын-Т» сәүдә комплексының (Казан ш., Академик Арбузов ур, 5 й.) администрация бүлмәсендә айның һәр икенче пәнҗешәмбесендә 10-30 дан 11-45сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган консультация пункты эшли. Шулай итеп, биредә сатып алучылар, сәүдә комплексы территориясендә эшчәнлек алып баручы  эшмәкәрләр, сатучылар, шулай ук килеп туган авыр хәлдән чыгу юлларын күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итүче шәхси затлар   өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законны үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр уздырыла.

 Сәүдә комплексына килүчеләргә һәм сатучыларга белгечләрнең кабул итүе турында микрофоннан бөтен кешегә ишетелерлек итеп белдерелә. Даими эшләп килүче консультация пункты шул яктан уңайлы: ул сатучы белән сатып алучы арасында килеп туган низагны шундук  хәл итү мөмкинлеге бирә. Белгечләргә мөрәҗәгать иткән барча кешегә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә файдалы мәгълүматлардан торган белешмәлекләр дә өләшенә әле.

             Үзегезне борчыган теге яки бу мәсьәләләрнең чишелешен табу өчен түбәндәге адрес буенча да мөрәҗәгать итә аласыз: Казан ш., Һади Такташ ур., 94 й., белешмәләр алу өчен телефон:277-94-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International