Ветераннар белән очрашу

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе

2015 елның 18 февралендә Лаеш шәһәре башкарма комитеты бинасында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре муниципаль районның башкарма комитеты вәкилләре катнашында  Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү алдыннан  Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашу оештырды.

Чараны оештыручылар, очрашуны ачып, ветераннарны якынлашып килүче бөек бәйрәм - Бөек Ватан сугышында Җиңү белән котлады.

Очрашу барышында ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкаләтләре, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының төп нигезләмәләре аңлатып үтелде.

         Беренче чиратта хәзер модага кереп киткән “товарны өйгә (эш-уку урынына һ.б) китереп бирү сәүдәсе” игътибар үзәгенә алынды.

       Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 5 гыйнвар, 2015 ел, №6 карары нигезендә Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренә үзгәрешләр (2015 елның 20 гыйнварыннан гамәлгә керде)  кертү ветераннарның аерым игътибар үзәгенә алынды. Хәзер стационар  сәүдә оешмалары булып тормаган урыннарда – өйдән-өйгә йөреп, эш яки уку урынында, транспортта, урамда, күргәзмә-ярминкәләрдә медицина әйберләре сату тыела.

       Моннан тыш медицина әйберләрен сату фәкать тиешле рецептлар яки аларны куллану буенча инструкцияләр нигезендә генә хәл ителергә тиеш.

       Кагыйдәләрнең яңа редакциясендә элек кулланылышта булган медицина әйберләрен һәм даруларны да сату тыела.

      Үзара ышаныч, ихтирам хисләре белән сугарылган очрашу бер сәгать чамасы барды. Чарада катнашучылар үзләренә күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәтләрен җиткерде. Без үзебез дә коточкыч сугыш чорын кичергән кешеләргә чиксез рәхмәтле!

       Очрашу азагында ветераннарга “Кулланучы белешмәлеге” буклетлары һәм кулланучылар өчен файдалы мәгълүматлардан торган «Pulse» газетасы өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International