Министрлар Кабинеты, хәмернең легаль булмаган әйләнешенә каршы көрәшү өчен, барлык ваклап сатуны этил спиртын җитештерү һәм әйләнеше күләмен учетка алуның бердәм дәүләт мәгълүмат системасы (ЕГАИС) аша теркәргә тәкъдим итте. Бу җәһәттән тиешле закон проекты Дәүләт Думасына кертелеп, җаваплы комитет тарафыннан беренче укылышта кабул итүгә тәкъдим ителде.
ЕГАИСсистемасы инде менә берничә ел дәвамында этил спирты һәм алкогольле продукция әйләнешен учетка алуның төп чарасы булып тора. Тик әлегәчә фәкать җитештерү һәм импорт кына контрольдә булып, ваклап сату дәүләт игътибарыннан читтә калып килде.Акциз маркасын урнаштырганда, һәр шешә турында мәгълүмат электрон учет системасына тапшырылганлыктан, легаль булмаган продукция беркайчан да базага эләкми иде. Менә хәзер хөкүмәтнең закон проектында кибетләр кассаларына сатып җибәрелгән һәр шешә турында мәгълүматны ЕГАИС системасына тапшыру мөмкинлеге бирердәй программа урнаштыру тәкъдим ителә. Шул рәвешле касса апппараты теркәлмәгән хәмерне сатуның һәр омтылышын инкарь итәчәк.
Закон проекты нигезендә, ЕГАИСны ваклап сатуга кертү берничә этапта хәл ителәчәк: 2015 елның 1 июленнән системага сыра җитештерүчеләр тоташтырылса, 2016 елның 1 июленнән - барлык шәһәр кибетләре, ә инде тагын бер ел үткәч- авыл җирлекләрендәге кибетләр контрольгә алыначак.
«Тармак әзерләнергә өлгерсен өчен, яңалыкларны акрынлап кертергә кирәк, - дип хуплаган ЕГАИСны этаплап гамәлгә кертү идеясен Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Виктор Звагельский. - Моның өчен законга карата 10 акт кабул итү һәм күп кенә техник чаралар үткәрү таләп ителәчәк. Икенче укылышка эш төркеме булдырып, шунда закон проектын алга таба әзерләү буенча фикер алышачакбыз”.