Әлмәттә яшәүчеләрне сыйфатсыз һәм саклау вакыты чыккан ризыкларның күплеге борчый

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

Нефтьчеләр шәһәрендә яшәүчеләргә үзләренең хәләл акчаларына кибетләрдән сәламәтлеккә кырын сугардай ризыклар сатып алырга туры килә.  Аларның күпчелеге, әйтик, саклау вакыты чыккан май яки консервны, күп уйлап тормастан, чүп чиләгенә тондыру ягын карый. Әмма сыйфатсыз товарны чегы-ние белән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең  Әлмәт территориаль органына китерүчеләр дә юк түгел. Быелның ике аенда бу оешмага җиде гариза керде инде. Белгечләр аларның һәммәсе буенча тикшерүләр үткәрде. Чыннан да, Әлмәттә яшәүчеләрнең барлык мөрәҗәгатьләре расланды.  Саклау вакыты чыккан ризыклар “Сәлам” һәм “Гүзәл” кибетләре киштәләрендә табылды.

- Сатып алучының сәүдә залындагы товарларның саклау шартларына гына түгел, бәлки температура режимын, товарларның “күршелек” кагыйдәләрен саклауга да  игътибар итүе бик мөһим, - дип искә төшерә барчабызга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International