2015 елның февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре хокук саклау органнары белән берлектә закон нигезендә билгеләнгән маркировкасыз яки ялган федераль махсус маркалар ябыштырылган хәмер һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешенең берничә очрагын ачыклады.
Шул рәвешле 2015 елның 3 февралендә М 7 автомобиль юлының 808 нче чакрымында гр-н Х. үз автомобилендә ялган федераль маркалы 18 литр аракы китергән чагында тоткарланды.
Шул ук көнне әлеге автомобиль трассасының 810 нчы чакрымында легаль булмаган 15 литр спирт белән гр-н Y.нең юлына аркылы төшелде.
2015 елның 19 февралендә шушы ук автомобиль юлының 808 нче чакрымында гр-н Z. федераль маркалары ялган булган 20 литр аракы китергән чагында тикшерүчеләр “кармагына” эләкте.
Бу гражданнарга карата административ тикшерүләр алып барыла.
Хәмер продукциясен, янәсе, фәкать үзләренең ихтыяҗлары өчен генә сатып алуларын раслаучы әлеге затларның барысы да штраф рәвешендә административ җәзага тартылу белән беррәттән, и тоткан чыгымнарын компенсацияләмичә генә законсыз әйләнештәге аракыларыннан да мәхрүм ителәчәк. Ә иң мөһиме – бу бәндәләр үзләренең суррогат продукциясе белән кешеләрне агуламый калачак.