Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы карамагындагы территориядә 836 оешма алкогольле продукцияне ваклап сатуга хокук бирә торган лицензиягә ия, 3000 гә якын хосусый эшмәкәр сыра һәм сыра эчемлекләрен сату белән шөгыльләнә.
Гамәлдәге законда күздә тотылганча, хәмер продукциясен сатучы оешмалар, шулай ук сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре, медовуханы ваклап сатучы хосусый эшмәкәрләр бу продукцияләрен сату күләме учетын алып барырга һәм декларацияләргә тиеш.
Әмма сәүдә оешмаларының һәм хосусый эшмәкәрләрнең кайберләре алкогольле продукцияне сатудагы уңышлары турында дәүләт алдында хисап тотарга бигүк ашкынып тормый.
2014 елда алкогольле продукцияне ваклап сату күләмнәре турында берничә тапкыр декларация тапшырмаган өчен «Глобус 2002» (Казан ш.), «Лира» (Казан ш.), «Удача Плюс» (Казан ш.), «Эланта» (Биектау районы), «Новый день» (Казан ш.), «Джага» (Казан ш.), «Планета Развлечений» ( Казан ш.) җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләренең лицензияләре юкка чыгарылды.
2014 ел йомгаклары буенча Казан территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә алкогольле продукцияне, шул исәптән сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату күләме турында электрон рәвештә декларацияләр тапшырмауның 78 очрагын ачыклады.
2014 ел йомгаклары буенча Казан территориаль органының вәкаләтле затлары тарафыннан гамәлдәге закон нигезендә декларацияләр тапшырмаган юридик затларга һәм хосусый эшмәкәрләргә карата 25 административ эш кузгатылды.
Хуҗалык итүче 45 субъектка карата Администртаив хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының (алга таба – РФ КоАП) 15.13 статьясы нигезендә административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде.
РФ КоАП әлеге статьясы нигезендә, этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү, аның әйләнеше һәм (яки) куллану күләме, производство егәрлекләре күләмен куллануны декларацияләүдә мәгълүматларны дөрес күрсәтмәгән өчен һәм (яки) декларацияләү тәртибен һәм срокларын бозган өчен административ җаваплылык һәм вазыйфаи затларга биш мең сум күләмендә; юридик затларга – илле меңнән йөз мең сумга кадәр административ штраф салу күздә тотылган.
Хуҗалык итүче субъектлар “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ Федераль законның 14, 26 статьяларын һәм РФ Хөкүмәтенең 09.08.2012 ел, № 815 карары белән расланган “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү, аның әйләнеше һәм (яки) куллану күләме, производство егәрлекләре күләмен куллануны декларацияләү кагыйдәләре” таләпләрен бозган дигән сүз бу.
Әлеге хокук бозулар хәмер базарын җайга салу өлкәсендә дәүләт тарафыннан билгеләнгән һәм сакланыла торган тәртине бозуга китерә, бердәм дәүләт сәясәтен тормышка ашыруга комачаулый. Ә бит әлеге тәртипне үтәү бу өлкәдәге хокукый мөнәсәбәтләрдә катнашучы һәркемнең бурычы булып тора.