2015 елның 26 февралендә Яңа Чишмә муниципаль районы хакимияте бинасында Яңа Чишмә районы территориясендә хуҗалык эшчәнлеге алып баручы кече һәм урта бизнес вәкилләре белән киңәшмә уздырылды. Киңәшмәне район хакимияте башлыгы Вячеслав Михайлович Козлов үткәрде. Чарада 2014 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды.
Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай территориаль органының эш йомгаклары турында А.Г.Саунин сөйләп үтте. Узган елда Яңа Чишмә районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм куллану базарында хокук бозуларны кисәтү буенча барлыгы 39 тикшерү үткәрелгән. Контрольлек чаралары барышында билгеләнгән үрнәктәге маркадан башка гына хәмер продукциясе әйләнешенең 4 очрагы, тиешле лицензиядән башка гына хәмер сатуның 2 очрагы, алкогольле продукцияне ваклап сатуны чикләүнең 2 очрагы билгеләнгән.
Алкогольле продукцияне валап сату өлкәсендә район предприятиеләре һәм эшмкәрләре тарафыннан кылынган административ хокук бозулар өчен барлыгы 33000 сум күләмендә штрафлар салынган. Шул ук вакытта кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законны бозган өчен штрафлар күләме 36000 сум тәшкил иткән. Куллану базарында хокук бозуларны кисәтү максатыннан чыгып, хуҗалык итүче субъектларга һәм кулланучыларга гамәлдәге законны аңлатуга юнәлдерелгән профилактик эш даими рәвештә үткәрелеп килгән.
Семинарда катнашучыларның чыгышларыннан соң контрольлек итүче һәм хокук саклау органнары эшчәнлегеннән тискәре һәм уңай мисаллар анализланды. Район хакимияте башлыгы алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау һәм кисәтү буенча ведомствоара комиссия һәм мобиль төркемнәр эшен көчәйтү зарурлыгын игътибар үзәгенә алды. Сәүдә предприятиеләренә 2015 елда хәмер продукциясен сатуга җаваплырак карау тәкъдим ителде.