Әлмәт шәһәрендә барлар янәшәсендә яки “чәркәханә”ләр белән шул бер үк йортта яшәүчеләрнең йокысыз төннәренә кайчан да булса нокта куелырмы? Бу сорауга әлегә төгәл генә җаваплар юк, шулай да индеәлеге юнәлештә тәүге адымнар ясала. Махсус хезмәтләр хезмәткәрләре хәмер эчемлекләрен сатуның закон нигезендә билгеләнгән вакытын санга сукмаучы оешмаларга даими рәвештә төнге рейдлар үткәрә.
“Йокларга ирек бирмиләр”. “Төн җиттеме, урмада кычкырыш-талаш”. Беренче каттагы “пивнушка” тагын сәрхушләр белән тулды”. Әлмәттә яшәүчеләр “Халык контроле” порталына әнә шундый сигналларны язып кына тора. Моннан тыш алар шәһәрнең төрле хезмәтләренә дә мөрәҗәгать итә.
Башкарма комитет, Дәүләт алкоголь инспекциясе, “Роспотребнадзор” идарәсе, Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре Җәлил исемендәге әнә шундый оешмаларның берсенә тикшерү белән килеп төште. Дәүләт алкоголь инспекциясенә хәбәр ителгәнчә, биредә федераль законны бозуга юл куелган.
Оешма хуҗасы әйтүенчә, аның бизнесы - законлы. Хезмәткәрләренең төнге унбердән соң хәмер сатмавын да төкереп чәчеп расларга әзер. Тик Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре башкачарак фикердә: бу оешма бар дип атала алмый, чөнки ул законда күздә тотылган таләпләрне үтәми...
Оешма хуҗасы тикшерүчеләрне, мине тынычлыкта калдырмасагыз, прокуратурага мөрәҗәгать итәм, дип куркытырга маташты.Аның фикеренчә, шулай гына гаделлеккә ирешеп була, имеш. Тик контрольлек органнары хезмәткәрләре дә бу мәсьәләдә чигенергә җыенмый.