Кулланучыларның “сәламәт” туклануга хокукларының өстенлеге

2015 елның 2 марты, дүшәмбе

 Халыкара кулланучылар оешмалары федерациясе һәр ел саен Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көненең  тематикасын билгели. 2015 елда бәйрәм “Кулланучыларның дөрес ризыклар белән туклануга хокуклары” дигән тема буенча үткәрелә.

Бик күп нәрсәләр кулланучының үз хокукларын ни дәрәҗәдә белүенә, куллану базарының теләсә кайсы сегментында үз хокукларын яклаудан курыкмавына бәйле. Ахыр килеп, тулаем алганда, халыкның икътисадый иминлеген яхшыртуга  йогынты ясый ич бу. Нәкъ менә шуңа күрә 2015 елның 15 мартында уздырылачак Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне темасы туклану рационы, физик активлык һәм сәламәтлек өлкәсендә глобаль стратегияне тормышка ашыру максатын күздә тота.

      ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы  Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көнен бәйрәм итү кысаларында кулланучыларның дөрес ризыклар белән туклануга хокуклары темасына багышлап “Түгәрәк өстәл”ләр, семинарлар, “Ачык ишек”ләр, массакүләм мәгълүмат чараларында, “Кайнар линия” телефоннары аша кулланучылар хокукларын  аңлатуны, күчмә чаралар оештыруны планлаштыра. Чөнки әлеге проблеманы хәл итүдә кулланучылар һәм аларның нәрсәгә өстенлек бирүләре төп урынны алып тора.

       Белүебезчә, туклануның сыйфаты халыкның, аеруча балаларның сәламәтлеге торышына йогынты ясый торган яшәешебез мохите факторларыннан берсе булып тора.

       Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре “ТИСБИ” идарә университеты”ның Әлмәт филиалында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча студентлар арасында анкета чарасы үткәрде. Шулай итеп, егет-кызларга кулдан (язмача) анкета тутырырга туры килде. Әлеге чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә көн кадагына суга торган мәсьәләләрне, шулай ук студентларның үз хокукларын мөстәкыйль яклау осталыгын, мөмкинлекләрен  ачыклау һәм бәяләү максатыннан үткәрелде.

       Анкета барышында респондентларга: “Сез үзегезне грамоталы кулланучы дип исәплисезме?” дигән сорауга җавап бирү тәкъдим ителде. Үткәрелгән анализ нәтиҗәләреннән күренгәнчә, респондентларның 52% ы үз хокукларын әйбәт  белә; 48% ына үз хокукларын яклау өчен аң-белемнәре җитми булып чыкты. Шул ук вакытта студентларның 85% ы “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законны беләсезме, дигән сорауга уңай җавап бирде. Әйтергә кирәк, кулланучыларның активлыгы, аларның хокукый яктан елдан-ел аңлырак-белемлерәккә әйләнә барулары күңелдә канәгатьлек хисләре тудыра. “Кулланучылар хокукларын яклауны сорап кая мөрәҗәгать итәргә?” дигән сорауга респондентларның   61%ы – ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә,  29%ы “Роспотребнадзор” хезмәтенең ТР буенча Идарәсенә, 10% ы  - судка, дип җавап бирде.

       Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, гомумән алганда, студентлар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнар белән таныш, тик шуңа да карамастан, теоретик белемнәрен тормышта куллануда билгеле бер кыенлыклар кичерә, дигән нәтиҗә ясарга була.

        Студентлар арасында уздырылган сорашып-белешүдән күренгәнчә, егет-кызларның 78% ы, сыйфатлы, “свежий”, тәмлерәк, безнең традицияләргә күбрәк туры килә, дип, җирле продукциягә өстенлек бирә. Гомумән, вуз студентларының сәламәт тормыш рәвеше темасы белән кызыксынуларын, дискуссияләрдә актив катнашуларын, белгечләргә күп кенә сораулар бирүләрен әйтеп үтәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International