Кулланучылар хокукларын яклау берлеге хөкүмәттән сырага иң түбән бәяләр билгеләүне үтенде

2015 елның 3 марты, сишәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау илкүләм берлеге Дмитрий Медведевка сыра һәм сырадан ясалган эчемлекләргә иң түбән бәяләр кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Сыра яки сырадан ясалган эчемлекләрнең бер литрына ваклап сатуның минималь бәясен – 70 сумнан ким булмаган, күмәртәләп сату бәясен – 60 сумнан ким булмаган, ә җитештерүче бәясен 55 сумнан ким булмаган күләмдә билгеләргә тәкъдим ителә.

Россиядә сырага минималь бәяләр кертү базарда ялган сыра эчемлекләрен бетерү өчен кирәк, дип саныйлар Кулланучылар хокукларын яклау илкүләм берлегендә. Шундый тәкъдим белән берлек хөкүмәткә мөрәҗәгать итте.

Сыра кайнатучылар продукциясенә минималь бәяләргә контроль кертү зарурлыгы сырадан җитештерелгән эчемлекләр урынына базарда су, спирт, буягыч һәм хуш исләндергечләр катнашмасыннан гыйбарәт булган эчемлекләр барлыкка килү аркасында туган. Аларны ясау өчен, кагыйдә буларак, исәпкә алынмаган, нәрсәдән җитештерелгәне билгесез спирт кулланыла. Моннан тыш, үзкыйммәтен киметү өчен, җитештерүчеләр ПЭТ-савытлар куллана, ә аңардан алкогольле продукциягә бик тә агулы дибутилфталат матдәсе бүленеп чыга, дип аңлатма бирелә хатта.

Росстат мәгълүматларына караганда, 2014 елда Россиядә 34,3 млн декалитр (дал) сыралы эчемлек сатылган. Ә чынлыкта сату күләме, экспертлар бәяләмәсе буенча, 700 млн дал булуы ихтимал. Шул рәвешле, андый эчемлекләрне җитештерүчеләр бюджетка 120 млрд сумга якын акча түләмәгән, диелә ул хатта.

Хат авторларының фикеренчә, 1 литр сыраны (яки сыралы эчемлекне) ваклап сатуның минималь бәясе – 70 сумнан, күмәртәләп сату бәясе – 60 сумнан, җитештерүче бәясе 55 сумнан ким булмаска тиеш.

Хәзерге вакытта Россиядә минималь бәяләр этил спиртына һәм көче 28 градустан артык булган алкогольле эчемлекләргә кулланыла. Шулай ук шәраб бәяләрен дәүләт көйләве турында да карар кабул ителде. Росалкоголь бәя параметрларын төзи.

Чыганаклар: “Интерфакс”, Российская газета

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International