Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уздырылу уңаеннан, барлык кулланучыларның да сәламәт туклануга хокуклы булуын истә тотып, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы һәм Роспотребнадзорның территориаль идарәсе хезмәткәрләре “Торос-Молоко” ЯАҖдә булдылар. Ул – Лениногорск шәһәренең шушы тармактагы иң зур предприятиеләренең берсе. Эшчәнлегенең төп юнәлешләре: чимал җыю, сөт эшкәртү, зур ассортиментта аертылмаган сөт продукциясе, атланмай һәм сырлар эшләп чыгару, продукцияне сату.
Чара барышында сөт тармагы үсеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар, предприятиедә экскурсия ясадылар. Территориаль орган хезмәткәрләре сөт продуктларын җитештерү, әзерләү процессы белән танышты, ә визит ахырында яңа гына җитештерелгән сөт продуктларыннан авыз итте.
“Торос-Молоко” ЯАҖ – югары техник-икътисадый күрсәткечләргә ия, динамикалы үсештәге, сатып алучылар күңеленә хуш килә торган сәламәт, табигый һәм сыйфатлы продукция җитештерүче предприятие. Аертылмаган сөттән эшләп чыгарылучы продукция күләме – хәзерге көндә бер сменага 17 тоннага, ассортимент 32 берәмлеккә җитә. Каты Голландия сырларын җитештерү өстенлекле юнәлеш булып тора, сату базары киңәя бара.
Предприятиенең продукциясе 175 сәүдә ноктасы аша, шул исәптән “Шифа”, “Пятерочка”, “Магнит”, “Медуница”, “Сәлам”, “Тәмле” һ.б. кибетләр челтәрендә дә ваклап сатыла.
Продукция (сырлар һәм атланмай), күмәртәләп, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Чиләбе, Рязань шәһәрләренә, Самара өлкәсенә җибәрелә.