Түбән Кама территориаль органы хәбәр итә

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның февралендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү эшен дәвам иттерде. Территориаль органга административ тикшеренүләр уздыру өчен түбәндәге материаллар керде:

- билгеләнгән үрнәктәге маркалары булмаган хәмер продукциясе, шул исәптән Казахстан аракысы һәм коньяк, шулай ук биш һәм ярты литрлы полиэтилен шешәләргә тутырылган, чыгышы мәгълүм булмаган спиртлы сыекча ташыган гражданнарга карата 7 материал;

- Түбән Кама ш. «Терраса» кафесында лицензиягә ия булмаган килеш аракы сату буенча 1 материал;

- Чирмешән районында яшәүчеләр тарафыннан көмешкә сату очраклары буенча 2 материал.

Территориаль орган белгечләре 2014 елның 4 кварталы өчен сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату күләмнәре турында электрон рәвештә декларацияләр тапшырмау фактлары буенча административ хокук бозулар турында 24 беркетмә төзеде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International