РФ Дәүләт Думасына, контрафакт алкогольне әйләнештә йөрткән өчен, штрафлар күләмен һәм иректән мәхрүм итү срокларын берничә тапкыр арттыруны күздә тоткан закон проекты кертелде.
Төзәтмәләрнең авторы – депутатларның Липецк өлкә советы. Аңлатма язуыннан аңлашылганча, төзәтмәләрне РФ Җинаятьләр кодексының "Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәүче товарлар һәм продукцияне җитештерү, саклау, ташу яисә сату, эшләр башкару яки хезмәтләр күрсәтү" дигән 238 нче статьясына кертергә тәкъдим ителә. Статьяның аңлатмасына "дәүләт стандартларына туры килми торган алкогольле яки спиртлы продукцияне сату" төшенчәсе кертелә.
Хәзер куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәүче товарлар әйләнешенә һәм хезмәтләр күрсәтүгә бәйле җинаятьләр өчен, 300 мең сумлык штраф салудан башлап, ике елга кадәр срокка иректән мәхрүм итүгә хәтле җәза бирү яный. Ә төзәтмәләрдә штрафны 500 мең сум итеп билгеләргә, иректән мәхрүм итү срогын өч елга кадәр арттырырга тәкъдим ителә.
Алты яшькә кадәрге балаларга аталган товарлар, эшләр яки хезмәт күрсәтүләргә бәйле, берничә зат тарафыннан алдан сүз берләшеп кылынган җинаятьләр өчен яисә әгәр гамәлләр, саксызлык аркасында, кеше сәламәтлегенә авыр зыян килүгә яки аның үлеменә сәбәп булса, 500 мең сумнан бер миллион сумга кадәр (хәзер – 100 меңнән 500 мең сумга кадәр) штрафтан башлап, алты елга кадәр срокка иректән мәхрүм итү белән бергә бер миллион сумга кадәр штраф салуга (хәзер – алты елга кадәр иректән мәхрүм итү белән бергә 500 мең сум штраф салына) хәтле җәзалар тәкъдим ителә.
Ике һәм аннан артык кешенең үлеменә китергән җинаятьләр өчен, закон чыгаручылар ун ел урынына унбиш елга иректән мәхрүм итү белән җәзаларга тәкъдим итә.
"Илебездә алкогольнең легаль булмаган әйләнеше проблемасын хәл итү зарурлыгы гражданнарның төбәк закон чыгаручыларына һәм башкарма хакимият органнарына даими рәвештә мөрәҗәгать итүләрендә дә күренә, хокук саклау органнары мәгълүматлары да, рәсми статистика һәм экспертлар тикшеренүләре мәгълүматлары да проблеманың кискенлеген дәлилли", – диелә материалларда.
Төзәтмәләрне тәкъдим итүчеләр әлеге җинаятьнең җәмгыять өчен куркынычы аның икътисадый эшчәнлек алып бару тәртибен бозуы, дәүләткә сизелерлек зыян китерүе, аның эшчәнлеге нигезләрен какшатуы белән генә билгеләнмәвен, ә иң мөһиме – кешеләрнең корбан булуына китерүенә басым ясый.
РФ Җинаятьләр кодексының 238 нче статьясы буенча хәзерге санкцияләр нәтиҗәсез һәм җинаятьнең җәмгыять өчен куркынычлылык дәрәҗәсенә тәңгәл килми, дип саный депутатлар.