Татарстан Республикасы Президенты 2015 елның 6 мартында “Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын, шартларын һәм урыннарын өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер законнар актларын үз көчләрен югалткан дип тану турында” №10-ТРЗ Законын имзалады.
Законда, гражданнарның әхлагын, сәламәтлеген, хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр билгеләнгән.