Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бергә каршылыйбыз!

2015 елның 11 марты, чәршәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү кысасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы һәм “Роспотребнадзор”ның Татарстан Республикасындагы территориаль органы идарәсе белгечләре кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен Казан шәһәренең зур сәүдә объектлары территорияләрендә кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр уздыра:

2015 елның 11 мартында – 9 сәг. 30 минуттан 11 сәгатькәчә Казан шәһәре, К.Цеткин урамы, 8/27 йорт адресы буенча урнашкан “Адмирал” сәүдә йортында;

2015 елның 12 мартында – 9 сәг. 30 минуттан 10 сәгать 30 минуткача Казан шәһәре, Себер тракты, 34/12 йорт адресы буенча урнашкан “Бигзур” сәүдә комплексында;

2015 елның 12 мартында – 10 сәг. 30 минуттан 11 сәгать 45 минуткача Казан шәһәре, Академик Арбузов урамы, 5 йорт адресы буенча урнашкан “Алтын-Т” сәүдә комплексында;

2015 елның 20 мартында – 14 сәгатьтән 16 сәгатькәчә Казан шәһәре, Рихард Зорге урамы, 11А йорт адресы буенча урнашкан “Максидом” гипермаркетында.

Белгечләргә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирергә теләүчеләрнең барысын да чакырабыз!

Югарыда күрсәтелгән консультация пунктларына килә алмаучыларга сорауларын Казан шәһәре, Һади Такташ урамы, 94 йорт адресындагы 277-94-96 телефонына шалтыратып бирергә тәкъдим итәбез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International