Берләшкән Милләтләр Оешмасы хуплавында уздырылучы Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне 1994 елдан бирле Россиядә ел саен билгеләп үтелә.
Инде гадәткә кергәнчә, ел саен, Кулланучылар оешмалары халыкара федерациясе 15 мартта билгеләп үтелүче Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең тематикасын билгели. 2015 елда бу бәйрәм "Кулланучыларның сәламәт туклануга хокукы" дигән девиз белән уза. Кулланучыларның ризыкка гына түгел, сәламәт туклануга да хокукы бар. Моны бар кешенең дә аңлавы кулланучыларның сәламәт ризыклар алу мөмкинлеген арттырачак һәм гаделрәк, тотрыклырак азык-төлек системасын кабул итүне җиңеләйтәчәк.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү кысасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территория органы атна дәвамында консультация өстәлләре, семинарлар, урыннарга барып, чаралар уздырачак. Мәсәлән, 12 мартта 10 сәгатьтә – "XL" кибетендә, ә 13 сәгатьтә "Наилә" сәүдә үзәгендә, 13 мартта 10 сәгатьтә – "Грация"дә, ә 13 сәгатьтә "Купец" сәүдә үзәгендә консультация өстәлләре узачак. Сез монда кулланучыларның хокукларын яклау турындагы барлык сорауларыгызга җавап таба алачаксыз.
Шулай ук Чаллыда кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча "кайнар линия" дә эшләячәк. Телефоны: 8(8552) 71-43-03. Минзәләдә кулланучылар хокуклары бүлеге телефоны: 3-20-51.