Минзәләдә яшәүче һәр кеше 13,5 литр алкоголь эчкән

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Узган ел Минзәләдә яшәүче һәр кеше, шартлы рәвештә, 13,5 литр алкоголь эчкән. Шундый саннар һәм фактлар район хакимиятенең актлар залында узган утырышта әйтелде. Авыл җирлекләре башлыклары, шәхси эшкуарлар, кибетчеләр, мәктәп директорлары алдында отчет доклады белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Чаллы территориаль органының контроль-инспекция бүлеге начальнигы Наталья Кукушкина чыгыш ясады.

Минзәлә районында алкогольле продукцияне ваклап сатуга 27 оешманың лицензиясе бар. Бу эш 108 сәүдә объектында башкарыла. 2014 елда районда 39,4 мең дал алкогольле продукция сатылган. Ел йомгаклары бу продукцияне сатуның азайганын күрсәтә.

Алкогольле продукцияне сату күләме, җан башына исәпләгәндә, 13,5 литр яки 2013 елгының 96 процентын (2013 ел – 14,1 л) тәшкил итә. Чагыштыру өчен: Казанда – 17,6 литр, республикада – 15,2 литр.

2014 елда Чаллы территориаль органы белгечләре, гамәлдәге законга туры китереп, 46 тикшерү үткәргән. Шуларның  алкогольле һәм спиртлы продукция өлкәсендәгеләре – 21. Кулланучыларның хокукын яклау өлкәсендә хокук бозулар, шул исәптән яраклылык вакыты чыгу яки яраклылык вакыты турындагы мәгълүматны белеп булмау фактлары – 34. 2014 елда шәһәр һәм район сәүдә объектларында яраклылык вакыты чыккан 42,1 мең сумлык товар ачыкланды һәм сатудан алынды.

Ел башыннан бирле 12435,3 литр алкогольле продукция сатудан алынды, шул исәптән 10243 литры Казахстан Республикасында җитештерелгән. Бу продукциянең куркынычлылыгы техник спиртны чистарту дәрәҗәсе түбән булу белән генә түгел, күп микъдарда синтетик хуш исләндергечләр, буягычлар һәм башка өстәмәләр кушу белән дә көчәя.

Минзәлә районында 1826,3 литр алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнештән алынды, шуның 1799 литры Казахстанда җитештерелгән.

Кулланучыларның хокуклары бозылу турында карап тикшерелгән мөрәҗәгатьләрнең гомуми саны шәһәр һәм район буенча 2014 елда 241не тәшкил итте.

 Татарстанда кулланучылык белемнәре нигезләре буенча олимпиадалар үткәрелә. 2014 елда республика күләмендәге олимпиадада 9-11 нче сыйныфлардан 676 укучы катнашты, шуларның 53е Чаллы территориаль органына караучы урта белем бирү учреждениеләрендә укый. Минзәлә районыннан, олимпиадада катнашу өчен, бер укучы да гариза бирмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International