Казахстан аракысы тартып алынды

2015 елның 13 марты, җомга

Азнакай һәм Чабаксар шәһәрләре кешеләренең машинада Казахстан Республикасында җитештерелгән алкоголь продукциясен товар белән булырга тиешле документларсыз һәм маркировкасыз алып баруы факты буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына эчке эшләр органнарыннан ике материал керде. Легаль булмаган продукцияне полиция хезмәткәрләре автомобильләрне караган вакытта тапкан. Оператив чаралар нәтиҗәсендә 45 литрлап алкоголь тартып алынган. Аның хуҗалары продукцияне билгесез кешеләрдән кулай бәядән үз ихтыяҗлары өчен сатып алганлыкларын хәбәр итә.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре тиешле маркировкасыз алкогольле продукция әйләнеше фактлары буенча административ тикшерү эшләре алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International