Үз ведомстволарындагы районнарда суррогат продукция сатуга юл куймау максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре полиция хезмәткәрләре белән бергә атна саен рейдлар уздыра.
Быел февраль аенда өйдә җитештерелгән спиртлы продукцияне сатуның 11 очрагы ачыкланды (Апас районында – 3 очрак, Чүпрәле районында – 1, Яшел Үзән районында – 2, Кама Тамагы районында – 1, Тәтеш районында – 4 очрак).
Көмешкә саткан өчен салына торган административ штраф күләме аз булмаса да, ул сатучыларны куркытмый. Шундый гражданнар бар: штрафларын даими түләп торалар, әмма көмешкә сатуларыннан туктамыйлар. Димәк, тикшерү һәм хокук саклау органнарының бу юнәлештә эшләре дәвам итәчәк әле.