Әгерҗе районында – киңәшмә

2015 елның 13 марты, җомга

4 март көнне Әгерҗе районы хакимиятенең актлар залында эшкуарлар, оешма җитәкчеләре, районның авыл җирлекләре башлыкларының берләштерелгән киңәшмәсе булды. Зал фойесында җирле җитештерүчеләр продукциясеннән күргәзмә-дегустация оештырылган иде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органының эш йомгаклары турында территориаль орган начальнигы урынбасары Лариса Богатова мәгълүмат бирде.  Киңәшмәдә райондагы проблемалы юнәлешләр карап тикшерелде:

- алкогольле продукция сатуның кимүе;

- Казахстаннан кертелүче тиешле маркировкасыз алкогольле продукцияне сату;

- “ике төрле билгеләнештәге” спиртлы продукция сату;

- алкогольле продукцияне лицензиясез сату;

- яраклылык вакыты чыккан һәм яраклылык вакыты турындагы мәгълүмат билгеле булмаган товарларны сату.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International