Халыкара Кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү кысасында 12 мартта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре олы яшьтәге кешеләр белән Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында очрашу оештырды һәм уздырды.
Өлкәннәргә һәм инвалидларга уңайлы булсын өчен, территориаль орган хезмәткәрләре алар яши торган һәр бүлмәгә диярлек кереп, халыкара Кулланучылар хокукларын яклау көненең барлыкка килү тарихын сөйләде.
Шулай ук “Кулланучыларның хокукларын яклау турында” РФ Законының төп статьялары аңлатылды, тормыштан мисаллар китерелде.
Тыңлаучылар барысы да шулкадәр файдалы мәгълүмат биргән һәм үзләренә игътибар күрсәткән өчен, территориаль орган хезмәткәрләренә бик рәхмәтле булдылар. Кайберләре үзләренең катлаулы тормышындагы хәлләр белән уртаклашты.
Килгән кешеләргә кулланучылар өчен файдалы мәгълүмат язылган кәгазьләр һәм “Пульс” газетасы таратылды.