2015 елның 11 мартында кулланучылар буларак хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны бергәләп кабул итү булды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы, “Роспотребнадзор”, Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты хезмәткәрләре уздырды. Бу чара ел саен 15 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланды.
Башкарма комитетның икътисад бүлеге начальнигы консультациягә килгән Лениногорск кешеләренең үз проблемалары турында сөйләргә һәм дәүләт органнары белгечләреннән компетентлы ярдәм алырга мөмкинлеге булуын әйтте.
Ул шулай ук лениногорскилыларның активлыгына бик шатлануын да белдерде. Кабул итүгә төрле-төрле, кайбер очракта бик катлаулы проблемалы кешеләр килгән иде бит. Мөрәҗәгатьләр күп мәсьәләләргә кагылды: җәмәгать туклануы предприятиеләрендә хезмәт күрсәтү сыйфаты, товарлар сыйфаты һ.б.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре, консультация нәтиҗәләренә аңлатма биреп, халыкны хокукый яклау буенча эшнең әһәмияте күренеп торуын һәм көн кадагында булуын билгеләп үтте.
Гражданнарны бергәләп кабул итүдә катнашучыларның вәкилләре хезмәттәшлекне дәвам иттерү һәм халыкны хокукый яклау буенча аерым истәлекле көннәр уңаеннан гына түгел, ә даими рәвештә бергәләп эшләү турында килештеләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы Халыкара кулланучылар хокукларын яклау көне белән котлый һәм илебездә яшәүче һәр кешене үз хокукларын һәм мәнфәгатьләрен эзлекле рәвештә һәм актив якларга өнди.