Лениногорск районының азык-төлек товарлары сатучыларын укыту

2015 елның 16 марты, дүшәмбе

Сатучы – сәүдә ноктасының сатып алучылар белән турыдан-туры аралашучы, аларга кирәкле товарны бирүче хезмәткәре ул. Кибеткә килгәч, һәр сатып алучы товарның кулай бәясенә, югары сыйфатына, шулай ук хезмәт күрсәтүнең һәм үзенә карата мөгамәләнең яхшы булуына өметләнә.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре, урыннарга барып, сәүдә оешмалары (“Динар”, “Пятерочка+”, “Тәмле” кибетләре) вәкилләренә консультацияләр уздырды. Анда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең игълан ителгән тематикасына бәйле мәсьәләләр каралды.

Бу чаралар барышында сатучылар азык-төлек товарларын сатуга кагылышлы мәсьәләләрне, сәүдә кагыйдәләрен, сатып алучыларга хезмәт күрсәтү тәртибен һәм кагыйдәләрен, азык-төлек товарларын сату үзенчәлекләрен һ.б.  өйрәнде.

Чаралар вакытында шулай ук территориаль орган хезмәткәрләре Лениногорск районында яшәүчеләрдән анкета да тутыртты. Анкетаның төп сораулары – “Кулланучыларның хокукларын яклау турында”гы Законны һәм Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен белү. Анкетаның биремнәре гражданнардан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына көн саен килеп торучы шикаятьләр һәм гаризаларның характерына тәңгәл иде. Анкета уздыру шуны күрсәтте: сораштырылган кешеләрнең барысы да диярлек аларның кулланучы буларак хокукларын дәүләт яклавын беләләр. Шулай ук килеп туган проблемаларны хәл итү өчен, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булу да аларга мәгълүм.

Лениногорск шәһәрендә яшәүчеләр белән үткәрелгән социологик сораштыру халыкның 89 проценты үзебездә җитештерелгән продукцияне сыйфатлырак һәм бәя ягыннан кулайрак дип санавын, шуңа өстенлек бирүен күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International