Түбән Кама шәһәре прокуратурасының, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре белән бергәләп, сәүдә өлкәсендә законнар бозылу ачыклану фактлары буенча чаралар уздыруы беренче тапкыр гына түгел инде. Кызганыч ки, хезмәтләр күрсәтү һәм кулланучылар хокуклары иң четерекле, даими ныклы контрольдә тотуны һәм тикшерүләр уздыруны таләп итүче өлкә булып кала бирә.
Менә бу юлы да, “Кулланучыларның сәламәт туклануга хокукы” дигән девиз белән узучы Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан, Түбән Кама сәүдә үзәкләренең берсендәге 6 сәүдә ноктасы тикшерелде. Тикшерү барышында “Кулланучыларның хокукларын яклау турында” РФ Законының һәм Аерым төрдәге товарларны сату кагыйдәләренең бозылуы ачыкланды. Иң киң таралган хокук бозулар: товарларда мәгълүмат булмау, сатылучы товарларның бердәй рәвештәге һәм төгәл итеп язылган бәя кәгазьләре булмау, яраклылык вакыты чыккан товарлар сату.
Тикшерүләр йомгаклары буенча, яраклылык вакыты чыккан яки ниндидер мәгълүматы булмаган 54 мең сумнан артыклык товар сатудан алынды.
Аннары Түбән Кама территориаль органы белгечләре профилактик чара уздырды. Шәхси эшкуарларга һәм сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үз эшчәнлекләрен закон таләпләренә тәңгәлләштерергә, сыйфат һәм куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәүче азык-төлек продуктларын сатмаска киңәш ителде.