Шәраб безне шатландырамы?

2015 елның 16 марты, дүшәмбе

Сер түгел, аракыга бәяләр күтәрелгәч, кайбер кешеләр зәвыкларын үзгәртә һәм башка төрле алкогольле эчемлеккә күчә. Әйтик, шәрабка. Алкоголь белән эш итүче, базардагы үзгәрешләрне бик тиз сизеп алучы хәйләкәрләр моннан файдалана да инде. Безнең гражданнарга нәрсә тәкъдим итә соң алар?

11 мартта РФ Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районындагы бүлеге хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре белән бергәләп, “Мәскәү – Уфа” (М-7) трассасының 755 нче чакрымында шәраб алып баручы ГАЗ 22132 автомобилен туктатты. Ләкин шәраб гадәти пыяла шешәләргә тутырылмаган, ул 6, 5 һәм 3 литрлы баллоннарга салынган куе көрән төстәге сыеклыктан гыйбарәт иде. Баллоннарда аларның эчендәге сыеклык турында бернинди дә мәгълүмат (шәрабның исеме, көче, җитештерүчесе һ.б.) юк иде. Йөртүче шулай ук тиешенчә рәсмиләштерелгән товар-транспорт накладноен да күрсәтмәде.

1420 литр алкогольле продукция тартып алынды. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча административ тикшерү бара. Пластик баллоннарда нинди “шәраб” булганлыгын экспертиза күрсәтер. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International