15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә.
Күптөрле товарлар һәм хезмәт күрсәтүләргә бай хәзерге заман базарында һәркем, күңеле нәрсә тели, шуны сайлап ала. Тик кызганыч ки, кайвакыт сатып алучы һәм сатучы арасында төрле низаглар килеп чыга, аларны хәл итәргә кирәк була. Моның белән кулланучылар хокукларын яклаучы махсус оешмалар шөгыльләнә.
Бүген җитештерүче һәм сатучыларның күбесе, дөрес язылган дәгъва язуын күргәч, эшне судка кадәр җиткермәскә һәм сатып алучыларның законлы дәгъвасын канәгатьләндерергә тырыша. Низаг килеп чыккан очракта, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә эшләүче белгечләр ярдәмгә килә, һәм нәтиҗәлелек сизелерлек арта. Судка кадәр тәртиптә дәгъваларның 85 процент чамасын зыян күрүче файдасына хәл итү мөмкин була.
Дәүләт алкоголь инспекциясе бүлеге белгече эксперт Кадрия Галиева, кулланучылар үз хокукларын мәктәптә укыганда ук белергә тиеш, дип саный. Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан ул 2 нче номерлы мәктәп укучылары белән очрашты һәм әңгәмә вакытында, срогы чыккан товар сатып алган очракта, үзеңне ничек тотарга кирәклеген тәфсилләп аңлатты.
– Быел Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне сәламәт туклану темасына багышланган, – ди Кадрия Галиева. – Гражданнарның безгә иң еш мөрәҗәгать итүе бозылган продуктлары сатып алу сәбәпле була. Гадәттә кешеләр, срогы чыккан товар сатып алсалар, өйдә генә ризасызлык белдерәләр. Кайчак, нәфрәтләнеп, сатучыдан шикаятьләр һәм тәкъдимнәр кенәгәсен таләп итәргә мөмкиннәр. Ләкин начар товарны сатудан алдыруга һәм зыянны түләтүгә ирешү өчен, бу гына җитми. Сатучылар сатып алучының вак-төяк өчен генә талашып йөрмәвенә һәм шундый йомшак сатып алучыларны алдап баеп булуга күнеккән инде. Үзегезнең хокукларыгызны яклагыз! Яраклылык вакыты чыккан товар алган булсагыз, иренмәгез, кибеткә кире барып, сатучыга дәгъва белдерегез.
Беренче чиратта, товар сатып алынган сәүдә предприятиесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сатып алганлыгыгызны раслаучы документ (чек) булса, товарны алмаштырып алырга яки кире бирергә мөмкин.
– Һәрвакыт чек алырга онытмагыз, – дип киңәш итә Кадрия Галиева. – Товарның нәкъ менә шул кибеттән сатып алынганлыгын чектан башка дәлилләү мөмкин түгел диярлек. Мәсәлән, сөт партияләп сатып алына һәм төрле кибетләрдә сатуга куела. Берәр кибеттә саклау шартлары бозылып, сөт әчи, ди. Ә кибетчеләрнең, товар бездән алынмаган, дип кенә әйтүләре бар.
Барлык мөрәҗәгатьләр язмача булырга тиеш, чөнки расланган фактлар күрсәтелгән язмача мөрәҗәгатьләр генә тикшерелә. Товарның яраклылык срогын җитештерүче билгели. Продуктны сатып алганда, аның тулы маркировкасын: яраклылык вакытын гына түгел, товар сатылырга тиешле температура режимын да карарга кирәк.
Чара тәмамлангач, укучыларга кагыйдәләр язылган битләр таратылды. Ул кагыйдәләр балаларга һәм аларның гаиләләренә кулланучылар буларак үз хокукларын якларга ярдәм итәчәк.