2015 елның 15 мартында халыкара җәмәгатьчелек Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтте. Быел бу көн “To focus on consumers' rights to healthy food” (“Кулланучыларның сәламәт туклануга хокукларына игътибар юнәлтик!”) дигән девиз белән уздырылды.
Бөтен дөнья буенча үлемнең ун төп сәбәбенең дүртесе дөрес тукланмауга бәйле: артык авырлык һәм симерү, югары кан басымы, канда шикәрнең күп булуы һәм холестеринның күп булуы. Симерүнең бәясе генә дә елга 2 триллион доллар белән исәпләнә. Дөнья буш хыяллардан айныды һәм чынбарлыкта сәламәт булмаган туклануның бәясенә килеп төртелде.
Барлык кулланучылар да ризыкка гына түгел, сәламәт туклануга да хокуклы. Моны бар кешенең аңлавы кулланучыларга сәламәт ризык ашау мөмкинлеген һәм гаделрәк, тотрыклырак азык-төлек системасын кабул итүне җиңеләйтә алыр иде.
Симерү, диабет, йөрәк авырулары һәм яман шешнең кайбер төрләренә бәйле авыруларның артуы сәламәтлек саклаудагы халыкара кризисның төп мәсьәләсе булып тора. Гәүдә авырлыгы кирәгеннән артык булган һәм симергән кешеләрнең саны арта бара һәм хәзерге көнгә бер ил дә бу проблеманы хәл итүдә сизелерлек уңышка ирешә алмады әле.
Начар туклануның сәламәтлеккә йогынтысы тәмәке тарту йогынтысыннан да узып китте. Симерүгә кагылышлы мәсьәләләрнең тәэсире сугыш, утлы корал кулланып үтерү һәм террор бәясенә тиңләште. Бу – алга киткән илләрнең дә, үсеп килүче илләрнең дә (аеруча көньякта) кешеләренә кагылышлы уртак проблема.
Кулланучылар һәм аларның нәрсәне сайлавы әлеге проблема чишелешендә үзәк урынны алып тора. Сәламәт булмаган туклану продуктларының булуы һәм аларны һәркемнең сатып алу мөмкинлеге, азык-төлек сәнәгатендәге зур халыкара предприятиеләрнең маркетинг гамәлләре һәм мәгълүмат җитешмәү кулланучыларның сәламәт диета сайлау мөмкинлеген киметә. Симерүне һәм аңа бәйле авырулар килеп чыгуны тизләтә торган факторларга карата халыкара консенсусның үсүенә дә карамастан, хөкүмәтләрнең һәм сәнәгатьнең реакциясе әлегә бик әкрен.
Брифингта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе И.А.Марченко, шулай ук “Роспотребнадзор”ның Татарстан Республикасындагы идарәсе җитәкчесе М.А. Патяшина катнашачак.