Сәламәт туклануга игътибар юнәлтү яки һәр кулланучы белергә тиешле нәрсәләр

2015 елның 18 марты, чәршәмбе

Дистә еллар эчендә беренче тапкыр Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне рационны дөрес сайлау проблемаларына багышланды. Узган ел “Роспотребнадзор” белгечләре сыйфатсыз азык-төлек продукциясенең 2000гә якын партиясен бракка чыгарды һәм базарга кертмәде. Казанлылар ничек дөрес тукланырга кирәген беләме икән соң, дип кызыксынды Елизавета Сәлахова.

Дөрес туклану – сәламәтлекнең төп шарты ул. Менюны акыл белән сайласаң, күп чирләрне булдырмый калырга мөмкин. Бүген бу хакта “Роспотребнадзор” идарәсендә сөйләштеләр. Аерым игътибар балалар туклануына юнәлтелде. Татарстанда кайнар ризыкны балалар бакчасына йөрүчеләр барысы да һәм мәктәп укучыларының 95 процентка якыны ала. Алар өчен баланска китерелгән һәм витаминнар өстәлгән меню сайлана.

Марина Патяшина – “Роспотребнадзор”ның ТРдагы идарәсе җитәкчесе: “Балалар туклануында кулланырга ярамый торган азык-төлеккә без бик катгый карашта торабыз. Болар – су кошлары: үрдәкләр, казлар, кулинар май, куас, серкә, майонез һәм табигый кофе”.

Быел яраклылык вакыты чыккан туклану продуктларын сатуның 94 очрагы теркәлде. Башка елларга караганда, бу шактый аз. Эшкуарлар 300 мең сумлык товарларын югалтты. Нәкъ менә казанлыларның битараф булмавы хокук бозуларны ачыкларга ярдәм итте дә.

Игорь Марченко – Татарстан Республикасының Алкогольле продукцияне җитештерүгә, әйләнештә йөртүгә һәм сыйфатына дәүләт контрольлеген тәэмин итү һәм кулланучыларның хокукларын яклау дәүләт инспекциясе җитәкчесе: “Судлар һәрвакыт диярлек кулланучылар ягына баса, чөнки эшкуарларның менталитеты кулланучыларның барлык хокукларын да яклый торган түгел”.

“Нәрсә ашыйбыз – шуннан торабыз”. Бу әйтем күп яшь кешеләр өчен девизга әверелде. “Роспортебнадзор” идарәсе мәгълүматларына караганда, 30 яшькә кадәрге казанлыларның 80 проценты товарның этикеткасындагы белешмәләрне игътибар белән укый, 90 процентка якыны яраклылык вакытын тикшерә.

Инна Мортазина: “Нинди дә булса печеньелар, конфетлар сатып алганда, пальма мае, Е хәрефе – консервантлар, буягычлар булмасын дип карыйм. Табигый компонентлары күбрәк булганны алырга тырышам”.

Зоя Исмәгыйлева: “Товарның бәясенә, составын игътибар итәм. Бәясе сыйфатын тәңгәл киләме икәнен карыйм”.

Зөлфия Спиридонова: “Мин башта товарның срогы чыкмаган булуга игътибар итәм. Чыккан булса, сатучыларга күрсәтәм. Шикаятьләр кенәгәсенә шикаятьләр дә язганым бар. Аннары үзләре шалтыраталар”.

Белгечләр әйтүенчә, соңгы вакытта азык-төлек товарларының сыйфатсызлыгыннан зарланучы кешеләр кими бара икән. Узган еллар белән чагыштырганда, мөрәҗәгатьләр саны 30 процентка азайган. Бүген дәүләт органнары эше генә түгел, кулланучыларның активлыгы да мөһим. Сыйфатсыз яки срогы чыккан продукцияне күргәч, шикаять белән судка мөрәҗәгать итәргә яисә кайнар линия телефонына (8 800 100 00 04) шалтыратырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International