Кулланучыларның хокукларын яклау милли берлеге рәисе Павел Шапкин хәбәр иткәнчә, “Роспотребнадзор” пластик шешәләргә тутырыла торган алкоголь продукциясендә дибутилфталат булу-булмавын тикшерергә ниятли.
Контроль чарасы “Роспотребнадзор”ның төбәкара идарәсе тарафыннан территориаль бүлекчәләре белән берлектә уздырылачак.
Павел Шапкин сүзләренә караганда, пластик шешәләргә, кагыйдә буларак, арзанлы сыра, шулай ук сырадан ясалган эчемлекләр тутырыла. Аларның өлеше базарда 50% тирәсе тәшкил итә.
Ведомстволар хезмәткәрләре ачыклаган, составында дибутилфталат булган алкогольле продукцияне саткан өчен, кибетчеләргә 100 мең сумга кадәр күләмдә штраф салу, продукцияне конфискацияләү, шулай ук алкогольне ваклап сату хокукына лицензиядән судтан тыш тәртиптә мәхрүм итү яный.
Бүген алкоголь сатуга лицензиягә РФдә 230 мең кибет ия.
Хәзерге вакытта Дәүләт Думасында пластик савыттагы сыраны акрынлап киметү турында закон проекты тикшерелә. Сыра кайнатучылар үзләре бу яңалыкны хупламый, чөнки закон кабул ителгән очракта, эшләп чыгару шактый кимиячәк, ә сыраның бәясе кыйммәтләнәчәк, дигән фикердә торалар, дип хәбәр итә Lenta.Ru.