Татарстанда алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын, шартларын һәм урынын өстәмә рәвештә чикләү турында яңа закон кертелүгә бәйле рәвештә, торак йортлардагы сәүдә нокталарының кайберләренә урыннарын алыштырырга туры киләчәк. Бүген автошәһәр башкарма комитетындагы матбугат конференциясендә Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Лариса Богатова хәбәр иткәнчә, 2015 елның 18 мартыннан гамәлгә керүче яңа 10-ТРЗ законы керү ишеге торак йортларның ишегалды ягында урнашкан сәүдә предприятиеләренә алкоголь продукциясен, шул исәптән сыра һәм сырадан ясалган эчемлекләрне дә ваклап сатарга рөхсәт итми.
“Законның үтәлешен Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре хокук саклау органнары белән бергәләп тикшерәчәк. Чаллыдагы мондый предприятиеләрнең исемлеге төзелде, ул зур түгел. Әлегә без шәхси эшкуарларга кисәтү генә ясыйбыз. Аларга йә эш режимнарын үзгәртергә, йә башка төрле лицензия алырга, йә башка урынга күчәргә үк тә туры киләчәк. Яңа документ үз көченә кергәннән соң өч ай эчендә, ягъни 18 июньгә кадәр барысы да законга тәңгәлләштерелгән булырга тиеш”, – диде Богатова.
Законның тагын бер статьясы төнлә алкогольле продукция сатучы кафе, бар һәм рестораннарга кагыла. Яңа документ алып чыгып була торган алкогольне 22.00 сәгатьтән иртәнге 10.00 сәгатькә кадәр сатуны тыя.