Хәрби хәрәкәтләр телендә әйтсәк, Тәтеш районында алкогольгә каршы һөҗүм бөтен фронтларда дәвам итә.
Узган атнада җәмәгать урыннарында исерек килеш күренгән өчен административ җаваплылыкка 13 кеше тартылды. ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре исерек хәлдә транспортны идарә иткән ике йөртүчене тоткарлады.
Белгеч – Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эксперты Елена Сазонова биргән мәгълүмат буенча, рейдлар барышында гыйнвар – февраль айларында өйдә җитештерелгән спиртлы продукция сатуның 4 очрагы ачыкланган. Якташларыбызның, штрафлар түләгәч тә, курку хисен һәм намусларын югалтып, көмешкә сатуны дәвам иттерүләре гаҗәпләндерә. Контрольлек итүче органнар үз эшләрен башкара, ләкин законга буйсынмаучы гражданнар белән көрәшкә авыллардагы җәмәгатьчелек тә кушылса, нәтиҗәсе зуррак булыр иде. Көмешкәчеләр дә бит үзләре исертеп, өйләренә кайгы һәм күз яшьләре “бүләк итә” торган кешеләрнең балалары, оныклары белән бер урамнан йөри, аларның күзләренә карый. Башкаларга бәла китереп табылган акча аларга шатлык бирә микәнни соң?
Районда алкогольле суррогат продукцияне сәүдә челтәре аша сату фактлары да бар әле.
– Татарстанга кайда җитештерелгәнлеге билгеле булмаган алкогольне кертү һәм сату мәсьәләсе республика дәрәҗәсендә дә тикшерелә, – диде район активы киңәшмәсендә район башлыгы Рәмис Сафиуллов. – Сәүдә нокталарында тәртип урнаштырачакбыз. Мондый мәгълүматны без авыл җирлекләре башлыкларыннан да алырга тиешбез. Районда алкоголь вазгыятенең торышы – барыбыз бергә хәл итәргә кирәкле һәм тиешле проблема.