Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе И.А. Марченко Түбән Кама шәһәрендә яшәүчеләр белән очрашачак

2015 елның 18 марты, чәршәмбе

2015 елның 19 мартында Түбән Кама шәһәренең И.Х.Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда кече һәм урта бизнес субъектларына ярдәм итү, аларны үстерү һәм яклау мәсьәләләре буенча күчмә чара булачак.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы икътисад министры А.А.Здунов, Эшкуарларның хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Т.Д.Нагуманов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Ш.Р.Агеев, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе И.А.Марченко, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы – Түбән Кама шәһәре мэры А.Р.Метшин, Түбән Кама шәһәре прокуратурасы прокуроры Ф.С.Мөстәкыймов, “Роспотребнадзор”ның Татарстан Республикасы Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәрендәге территориаль органы начальнигы Р.М.Изиятуллин, Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты, контрольлек итүче һәм хокук саклау органнары вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар җитәкчеләре катнашачак.

Моннан тыш, шул ук көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе И.А.Марченко Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкаләтенә керә торган сораулар буенча гражданнарны шәхсән үзе кабул итәчәк. Аерым алганда, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен дәүләт көйләве, кулланучыларның хокукларын яклау, социаль әһәмияткә ия азык-төлек товарларын сату өлкәсендәге законнарга аңлатма биреләчәк.

Белешмәләр алу һәм кабул итүгә алдан язылу өчен телефоннар:

 (8555) 36-63-76, 36-64-12.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International