Түбән Кама шәһәре эшкуарлары белән “Эшкуарлыкка ярдәм итү, аларны үстерү һәм яклау” дигән темага очрашу

2015 елның 20 марты, җомга

Бүген, 2015 елның 19 мартында Түбән Кама шәһәренең И.Х.Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда кече һәм урта бизнес субъектлары өчен “Эшкуарлыкка ярдәм итү, аларны үстерү һәм яклау” дигән темага республика киңәшмәсе булды.

Чарада Түбән Кама муниципаль районы башлыгы – Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Рәис улы Метшин, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Алексеевич Здунов, Эшкуарларның хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Тимур Дмитриевич Нагуманов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Рәхим улы Агеев, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Александрович Марченко һәм башка рәсми кешеләр катнашты. Шулай ук киңәшмәдә шәһәр һәм район эшкуарлары, җирле үзидарә органнары, контрольлек итүче һәм хокук саклау органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә булды.

Очрашуны шәһәр һәм район башлыгы А.Р. Метшин ачты. Үз чыгышында ул ачык әңгәмә форматындагы мондый очрашуның Түбән Кама районында беренче тапкыр уздырылуын әйтеп үтте. Бүген эшкуарлар – Россия икътисадындагы яңа күренеш вәкилләре. Үз капиталларын куркыныч астына куеп, дәүләтнең икътисадый яңарышына хәлләреннән килгәнчә өлеш кертүче кешеләр. Кече бизнес ил, төбәк, шәһәр һәм район икътисадының нигезен тәшкил итә. Ул эш урыннары булдыра, яңа технологияләр уйлап таба һәм кертә, җирле шартларны истә тота, бизнесның зур предприятиеләр өчен файдасыз булган өлкәләренә дә үтеп керә, салымнарның шактый ук өлешен түли. Идарә итүче персоналның азлыгы һәм оештыру формаларының гадилеге сәбәпле, ул тышкы тирәлектәге үзгәрешләргә сизгер, мобиль идарәгә, кулланучыларның таләпләренә тиз арада җавап бирү сәләтенә ия.

“Татарстан Республикасында эшкуарлыкка дәүләт ярдәме чаралары” дигән темага доклад белән А.А. Здунов чыгыш ясады. Эшкуарларның хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов шәһәр һәм республика эшкуарларын дәүләт органнары һәм бизнес хезмәттәшлегенә кагылган эшләрдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә өндәде. Ш.Р. Агеев Татарстан Республикасында эшкуарлыкны киң җәелдерү мәсьәләләрен яктыртты. Түбән Кама шәһәренең кулланучылар базарының халәте һәм үсеш проблемалары, алкогольле продукция, сыра һәм сырадан эшләнгән эчемлекләр сату, булган проблемаларны хәл итүнең бердәм юлларын табу турында И.А. Марченко сөйләде. Чыгышының ахырында ул барысына да эшләрендә уңышлар теләде: “Сезнең тырышлык белән, Түбән Кама муниципаль районы чәчәк атсын һәм муллыкка ирешсен!”

Кыска гына чыгышлардан соң, теләүче һәр кеше үзенең проблемалы соравын биреп, компетентлы җавап ала алды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе адресына берничә сорау яңгырады, берсе мондый иде: “Алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнеше турында мәгълүмат җиткергән кешеләр бүләкләнәчәкме?” Игорь Александрович: “Соравыгызда хикмәт бар барын... Ләкин ул процессны кем финанслар икән соң?” – дип җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International