Югары дәрәҗәдә: Түбән Камада кече һәм урта бизнесны алга җибәрү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Бүген безнең шәһәргә Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов һәм Эшкуарларның хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов килде. Башкала кунаклары Түбән Камада кече һәм урта бизнес субъектларына ярдәм итү, аларны үстерү һәм яклау мәсьәләләре буенча ачык очрашу уздырды. Залга 300гә якын түбәнкамалы эшкуар җыелган иде. Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин җитәкчелек иткән очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко, Түбән Кама муниципаль районы башлыгының кече һәм урта бизнесны алга җибәрү буенча киңәшчесе Максим Сперанский һәм башка җитәкчеләр дә катнашты.
Айдар Метшин кече һәм урта бизнесның Түбән Кама икътисадындагы өлешен арттырырга кирәк, дип әйтте (хәзер ул 18 процентны тәшкил итә). Шәһәр башлыгы сүзләренчә, Түбән Кама сәнәгатен кече һәм урта бизнесның нигезе итәргә кирәк. Моның өчен җитештерү һәм эшкәртү предприятиеләре өчен муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданчыгы булдыру күздә тотыла. Хәзерге вакытта шәһәрдә Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәгенең Түбән Кама бүлеге, Сәүдә-сәнәгать палатасы бүлеге, эшкуарларның иҗтимагый советы һәм башкарма хакимиятнең берничә структур бүлекчәсе эшкуарларга ярдәм күрсәтә. Бүген Түбән Камада үзебезнең Эшкуарлыкны үстерү үзәген булдыру идеясе яңгырады. Айдар Метшин республика һәм муниципалитет бюджетларының финанслашуы шартларында төзергә тәкъдим итте. Яңа оешма түбәнкамалы бизнесменнарга күптөрле башлангычларында (авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән алып, полимерлар эшкәртү фирмаларына кадәр) ярдәм күрсәтә алачак.
Җыелган кешеләр алдында чыгыш ясап, Артём Здунов республикада бизнесменнар өчен оештырыла торган бик күп чараларга игътибар юнәлтте. Лизинг-грант турында икътисад министры: “Бу программаны иң яхшыларның берсе дип саныйм”, – диде. 2015 елда аның фонды 500 миллион сум тәшкил итәчәк. Җиһазлар сатып алу чыгымнарын субсидияләүгә исә 200 миллион сум тотылачак. Моннан тыш, республика хакимияте кече һәм урта бизнес субъектларына кредитлар буенча процентларын түләүдә һәм башка төрле кыенлыклар булганда ярдәм итәргә әзер. Артем Здунов сүзләренчә, финанс һәм мәгълүмат-консультация инфраструктурасы системасы да шулай ук әһәмиятле. Татарстанда, мәсәлән, Гарантия фонды, Экспортка ориентлашкан предприятиеләргә ярдәм үзәге һәм башка оешмалар эшләп килә. Быел “Эшкуарлык фабрикасы” да эшләячәк. Ул яшь бизнесменнарга инде җитлеккән эшкуар остазларның тәҗрибәсеннән файдаланырга мөмкинлек бирәчәк. Икътисад министры бизнесменнарның шәхсән кызыксыну белдерүенең мөһимлеген билгеләп үтте. “Заявкалар бирү процессында актив булырга чакырам, языгыз, мөрәҗәгать итегез – элемтәдә тору бик мөһим”, – диде Артем Здунов.
Игорь Марченко исә Түбән Кама эшкуарларын легаль булмаган алкоголь базарын күзәтеп торырга өндәде. “Безгә сезнең ярдәм кирәк”, – дип ассызыклады Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе. Шамил Агеев, базарда килеп туган вазгыять Россия икътисадында импорт товарларның кимүенә китерәчәк, дип билгеләп үтте. “Без кичә Иран илчесе белән сөйләштек. Ул, сездә санкцияләрнең булуы әйбәт; үзебездә санкцияләр юк вакытта без дә берни җитештерми идек, диде”, – дип сөйләде Шамил Агеев. Ә эшкуарларның хокукларын яулау буенча республиканың вәкаләте вәкиле әйтүенчә, хәзерге кризис – сынау гына түгел, зур мөмкинлекләр вакыты да. “Хәзер эшкуарларның базарга чыгарга яхшы мөмкинлеге бар”, – дип саный Тимур Нагуманов. “Без сезнең янга зур мәнфәгатьләр белән килдек, кирәк булганда, мондый очрашуларны тагын да уздырачакбыз”, – диде вәкаләтле вәкил һәм республиканың барлык муниципаль районнарында булып, эшкуарлар белән аралашырга җыенуы турында сөйләде. “Очрашуны мондый форматта – президиумсыз, “баррикада”сыз оештырганыгыз өчен рәхмәт, мин сезне ишетергә бик телим”, – дип мөрәҗәгать итте ул җыелган кешеләргә.
Түбән Кама эшкуарлары Казаннан килгән кунакларга да, шәһәр мэры Айдар Метшинга да сораулары күп иде: мөлкәткә салым буенча ташламалар, торак йортларда урнашкан сәүдә нокталарында алкогольле эчемлекләр сатуга рөхсәт, яңа эш ачканда субсидияләр, гамәлдәге кредитларның процентлары арту һәм башкалар. Юлия Мостафина үзенең фирмасында бары ике кеше эшләвен, бүтән кешеләрнең кирәк тә булмавын, кечкенә кондитер цехында көнгә ун гына торт пешерелүен сөйләде. Ләкин санитария-эпидемиология хезмәтенең барлык нормативларын да үтәп бетерә алмауларын әйтте. Ул нормативлар зур сәнәгать предприятиеләре өчен төзелгән, дигән фикерен белдерде. “Кечкенә генә гаилә фирмаларына таләпләрне гадиләштереп булмыймы икән?” – дип сорады кондитер. Законнарны алай кинәт кенә үзгәртеп булмый, билгеле, шулай да аңа булышырга вәгъдә бирделәр. Артём Здунов Юлия Мостафинага республикадан субсидияләр алып, җитештерүен киңәйтергә тәкъдим итте. Ул вакытта нормаларны үтәү дә җиңелрәк булачак. Эльмира Галимова сигез ел җиләк-җимеш сату белән шөгыльләнгән, ләкин эшен ябарга туры килгән. Хәзер ул яңадан бизнеска тотынырга тели, ләкин моның өчен аңа башлангыч ярдәм һәм консультация кирәк. Эльмира Галимовага Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәгенең Түбән Кама бүлегенә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирделәр. Аның җитәкчесе Анна Ритман, консультация алу өчен, Химиклар проспектындагы 5 нче йортка 3 нче офиска килергә кирәклеген сөйләде һәм телефон номерын да әйтте: 8 917 221 29 33.
Эшкуарлар, нишләп шәһәрнең кайбер районнарында бик күп азык-төлек супермаркетлары урнашкан, шул сәбәпле хосусый сатучылар югары көндәшлек арасында кала бит, дип тә кызыксындылар. Төрле типтагы кибетләр арасында тигезлекне, һичшиксез, сакларга кирәк, дип җавап бирде Айдар Метшин. “Яңа микрорайоннар төзегәндә, моны контрольдә тотачакбыз, генераль планнан тайпылмаячакбыз”, – дип ассызыклады шәһәр башлыгы. Очрашуны тәмамлап, Айдар Метшин уртак фикерне җиткерде: сөйләшү гадел һәм ачык булып чыкты. “Без диалогка омтылабыз”, – дип өстәде ул һәм мондый очрашуларны дәвам иттерергә вәгъдә бирде.