Сыйфатсыз товар сатып алдыңмы? Шикаять яз!

2015 елның 20 марты, җомга

Продуктларның бәяләре арта, ә сыйфатлары яхшырмый. Шәһәр кешеләре кибетләрдәге бозыла башлаган һәм сроклары чыккан продуктлардан зарлануын дәвам иттерә.

Узган елда гына да планнан тыш тикшерүләр нәтиҗәсендә 120 мең сумга якын бәягә яраклылык вакыты чыккан товарлар сатудан алынды.

Әлбәттә, болар барысы да ашамлык түгел. Шәһәрлеләрнең күбесе, өенә кайткач, товарның “яшисен яшәгән” икәнлеген күрсә дә, кибеткә кире илтеп азапланмый, чүп чиләгенә генә ыргыта.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында эшләүче, сроклары чыккан ашамлыкларны табу белән шөгыльләнүче белгечләренең киңәшләрен истә тотыгыз әле. Шул чакта, бәлки, искерә башлаган продуктлар сатучы намуссыз кибетчеләрнең хәйләсенә капмассыз.

Беренчедән, товарның үзенә, аның тышкы кыяфәтенә, этикеткасына, маркировкасына игътибар итегез. Җитештерелгән көнен һәм саклау шартларын дикъкать белән карагыз. Икенчедән, сезгә товар һәм аны җитештерүче турында мәгълүмат бирелергә тиеш. Ул аңлаешлы булырга, ә чит ил товарлары өчен рус телендә язылырга тиеш.

Сатучыларны җәзасыз калдырмагыз! Кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләренә Түбән Кама шәһәре, Бызов урамы, 20А йорт адресына мөрәҗәгать итәргә яки 36-63-76 телефонына шалтыратырга мөмкин. Ярдәм түләүсез күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International