Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе каршындагы Иҗтимагый совет утырышы

2015 елның 20 марты, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уздырылу йомгаклары турында, шулай ук “Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензияләр бирү вакытында коррупция хәвефләрен киметү буенча эшчәнлеге” турында

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе каршындагы Иҗтимагый совет утырышы булды. Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен уздыруга йомгак ясалды, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензияләр бирү вакытында коррупция хәвефләрен киметү мәсьәләсе тикшерелде.

Халыкны агартуның нәтиҗәлелеген арттыру өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре кулланучылар өчен 57 консультация өстәле оештырды.

Кулланучылар өчен 271 чара үткәрелде: районнар һәм шәһәрләрнең базарларында, сәүдә үзәкләрендә һәм комплексларында 120 кизү тору булды, ветераннар, инвалидлар белән очрашулар узды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре, авыл торак пунктларына барып, 56 кабул итү уздырды, 144 гражданин кабул ителде.

Шулай ук эшкуарлар өчен 90 чара: киңәшмәләр, семинарлар, лекцияләр, “түгәрәк өстәл”ләр оештырылды.

Кулланучылык белемнәрен пропагандалау өчен 95 чара булды: сыйныфтан тыш, факультатив дәресләр, урта гомуми белем бирү, югары һәм махсус белем бирү учреждениеләре укучылары арасында конкурслар.

61 күргәзмә-сату, кулланучыларның  җирле товар җитештерүчеләрнең продукциясен ашап каравы оештырылды.

Республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында “кайнар линия” телефоннары эшли. Чаралар уздыру чорында телефон буенча 700 кулланучы мөрәҗәгать итте.

“Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензияләр бирү вакытында коррупция хәвефләрен киметү буенча эшчәнлеге” турында

Коррупция хәвефләрен киметү максатыннан, алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензияләр бирү буенча эшчәнлек түбәндәгечә оештырылган. Лицензияләү бүлеге белгечләре бары тик документларны гына тикшерә. Сәүдә объектларын урынга барып тикшерүне контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре башкара.

Гомумән, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең алкогольле продукцияне ваклап сату эшчәнлегенә лицензияләр бирү вакытында коррупция хәвефләрен киметү буенча практикасы коррупциягә каршы көрәшнең төп принциплары үтәлүгә нигезләнә, ә лицензияләр бирү вакытында коррупция хәвефләре минимумга калдырылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International