“Бердәм Россия” фракциясе депутаты Илдар Гыйльметдинов Дәүләт думасы каравына алкогольле эчемлекләрне маркировкасыз саткан өчен штрафларны арттыру турында закон проекты кертте. Бу хакта “Яңалыклар” РМА хәбәр итә.
Хәзерге вакытта алкогольле продукциянең легаль әйләнеше кимеде, ә бу Россия бюджет системасының керемнәре әзәюгә китерә, дип билгеләп үтелә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүматы буенча, соңгы ике елда республикада легаль аракы сату 40 процентка түбән төшкән. Шуның нәтиҗәсендә, төбәк бюджеты 2014 елда акцизлар өчен 700 миллион сумга якын тулып җитмәячәк. Ләкин моңа карап, халыкның алкоголь куллануы кимемәде.”Илнең башка төбәкләрендә шундый ук коточкыч вазгыять. Сәбәбе – түбән сыйфатлы арзан, легаль булмаган алкогольле продукция әйләнешенең кисәк артуы”, – дип саный Гыйльметдинов.