“Көпчәкле” алкоголь

2015 елның 22 марты, якшәмбе

Узган атнада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай территориаль органына РФ Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы бүлегеннән бер үк көнне рәсмиләштерелгән ике материал керде.

Башта Казан – Оренбург автомобиль юлының 87 нче чакрымында, документларын һәм транспорт чарасын тикшерү өчен, полиция хезмәткәрләре Алексеевск кешесе идарә иткән ВАЗ 21144 автомобилен туктата. Караганда, багажнигыннан ике катыргы тартма табалар. Һәр тартмада уникешәр данә ярты литрлы “Кристалл” аракысы шешәсе була. Казахстан Республикасында җитештерелгән аракының товар яны документлары һәм Россия Федерациясе законы белән билгеләнгән маркировкасы булмый. Оператив чаралар кулланып, 12 литр алкоголь тартып алына. Аның хуҗасы үзенең аңлатмасында продукцияне Соль-Илецкида сатып алганлыгы һәм хатынының әнисенең туган көненә дип алып кайтуы турында хәбәр итә. Сыйфаты шикле ике тартма аракы алырга йөзләгән чакрым юл үтәрлек булгач, каенанасын бик нык ярата икән бу кеше!

Кич белән шул ук урында Чистайда яшәүченең “Лада-Калина” автомашинасының салонын һәм багажнигын караган чакта, үтә күренмәле сыеклык тутырылган бишәр литрлы 20 савыт һәм көрән төстәге сыеклык белән шундый ук 10 савыт табыла. Продукция хуҗасы әйтүенчә, баллоннарда – аракы һәм коньяк, ул аларны таныш түгел кешедән туйга дип сатып алган. Андый алкогольне эчкәч, кунакларына ни буласын уйлап тормаган.

Хәзерге вакытта легаль булмаган алкогольле продукцияне машинада йөртү фактлары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай территориаль органы административ тикшерү үткәрә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International