2015 елның 19 мартында Түбән Кама шәһәренең Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда кече һәм урта бизнес субъектларының “Эшкуарлыкка ярдәм итү, аны үстерү һәм яклау” дигән темага республика киңәшмәсе булды. Киңәшмәдә Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы А.Р. Метшин, Татарстан Республикасы икътисад министры А.А. Здунов, Эшкуарларның хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Т.Д. Нагуманов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Ш.Р. Агеев, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе И.А. Марченко катнашты.
Үз чыгышында Айдар Метшин ачык әңгәмә форматындагы мондый очрашуның Түбән Кама районында беренче тапкыр уздырылуын әйтеп үтте. Бүген эшкуарлар – Россия икътисадындагы яңа күренеш вәкилләре. Үз капиталларын куркыныч астына куеп, дәүләтнең икътисадый яңарышына хәлләреннән килгәнчә өлеш кертүче кешеләр. Кече бизнес ил, төбәк, шәһәр һәм район икътисадының нигезен тәшкил итә. Ул эш урыннары булдыра, яңа технологияләр уйлап таба һәм кертә, җирле шартларны истә тота, бизнесның зур предприятиеләр өчен файдасыз булган өлкәләренә дә үтеп керә, салымнарның шактый ук өлешен түли.
Түбән Кама шәһәренең кулланучылар базарының халәте һәм үсеш проблемалары, алкогольле продукция, сыра һәм сырадан эшләнгән эчемлекләр сату, булган проблемаларны хәл итүнең бердәм юлларын табу турында И.А. Марченко сөйләде. Чыгышының ахырында ул барысына да эшләрендә уңышлар теләде: “Сезнең тырышлык белән, Түбән Кама муниципаль районы чәчәк атсын һәм муллыкка ирешсен!”
Шул ук көнне И.А. Марченко Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында гражданнарны кабул итте.