ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы җитәкчесе урынбасары Ф.Г. Хамматов Яшел Үзән муниципаль районының Норлат авылында яшәүче гражданнар өчен видео-кабул итү уздыра

2015 елның 23 марты, дүшәмбе

2014 елның 24 мартында Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының Норлат авыл советы бинасында (Норлат ав., Гагарин ур., 46 й.) 10.00 сәгатьтә гражданнарны видео-кабул итү була. Аны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Гаптелбәр улы Хамматов уздыра.

Гражданнарны кабул итү вакытында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкаләтенә керүче барлык мәсьәләләр каралачак, аерым алганда, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен дәүләт көйләве һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнар буенча да.

Белешмәләр алу һәм алдан язылу өчен телефоннар:

(884371) 4-58-78, 5-86-72.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International