“Эшлекле дүшәмбе”дә Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин барлык җитәкчеләргә контрафакт алкогольне сату каналларын бетерергә кушты.
Баулы районында рөхсәт ителгән алкогольле эчемлекләрне ваклап сатуның сизелерлек кимүе күзәтелә. Гәрчә спиртлы эчемлекләрне куллану кимемәсә дә. Ә бу – акцизларны, ягъни социаль мәсьәләләрне хәл итү өчен һәм бюджеттан хезмәт хакы алучыларга акча түләү өчен кирәкле средстволарны бюджет җитәрлек алмый, дигән сүз.
– Әгәр кемнең дә булса территориясендә рөхсәт ителгән алкоголь сату кискен кимесә, бу икенең берсен аңлата: яки кемдер шинкарларның “түбә”се булып тора, яки җирле хакимиятләр үз вазыйфаларын начар үти, – диде Рамил Гатиятуллин.
Ул Дәүләт алкоголь инспекциясенә һәм полициягә законсыз рәвештә алкоголь сату белән көрәш буенча өстәмә чаралар күрергә кушты. Ә спиртлы эчемлекләр сату иң күп кимегән авыл җирлекләре башлыкларына – башкарылучы эшләр турында отчет бирергә боерды. Алкогольле әйберләр белән законсыз сәүдә итү фактлары турында теләсә кем 5-16-40 һәм 5-50-10 номерлары буенча район башкарма комитетына шалтырата ала.
Җиңүнең 70 еллыгына әзерлекнең барышы турында район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Гамил Ибраһимов сөйләде. Сугыш ветераннарының күбесе үзләре эшләп чыккан предприятиеләргә беркетелгән, диде ул. Ләкин эшләгән предприятиеләре юкка чыккан кешеләр һәм күчеп килгәннәр бар. Аларны депутатлар үз канат астына алачак. Кайбер фронтовиклар ярдәмгә мохтаҗ, шул исәптән ялгыз яшәүчеләренең торакларын төзекләндерергә кирәк. Бу ярдәмне күрсәтер һәм тантаналы чаралар уздырыр өчен, акча кирәк. Нәкъ менә шуңа күрә дә Баулының хезмәт коллективлары бер көнлек хезмәт хакларын Җиңү фондына күчерү тәкъдиме белән чыктылар. Бу саваплы эштә баулылылар барысы да катнашыр, дигән өметтә район башлыгы. Хәзерге вакытта бары тик 19 оешма һәм 2 эшкуар гына кертем ясаган әле. Гомуми суммасы 630 мең сум булды. Ә бәйрәм җитәргә вакыт бик аз калды инде.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Равил Шәрипов элекке “Сельхозхимия” артындагы рөхсәтсез барлыкка килгән чүп-чар өеме бетерелде, дип игълан итте. Ул урынга тагын чүп түккән өчен зур штрафлар салыначак, дип кисәтте ул. Тәртипне бозучыларны ачыклау өчен, видеокамера кулланылачак.
Киңәшмәдә тагын башка төрле мәсьәләләр дә каралды.