Чистай шәһәрендә яшәүче кеше үз автомобилендә Чирмешән – Чистай маршруты буйлап бара торган була.
Яңа Чишмә авылында полиция хезмәткәрләре машинаны карап чыгу өчен туктата. Караганда, автомобиль салонында пөхтәләп яткырып тезелгән, спиртлы сыеклык тутырылган бишәр литрлы унике пластик савыт табалар.
Йөртүче, бер үк вакытта спиртлы сыеклыкның хуҗасы хокук саклау органнары хезмәткәрләренә нинди савытлар икәнен, аларны кая алып баруын аңлатырга мәҗбүр була. Аның әйтүенчә, зур шешәләрдәге спиртлы сыеклыкны Чирмешәннән чыгып китә торган җирдә таныш булмаган бер ир-аттан үз кирәк-ярагына, һәрберсен 120 шәр сумнан алган. Оператив чаралар барышында полиция хезмәткәрләре бу гражданиннан гомуми күләме 60 литр булырлык шикле сыеклык тартып алалар.
Хәзерге вакытта легаль булмаган алкогольле продукцияне машинада йөртү факты буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай территориаль органы хезмәткәрләре административ тикшерү үткәрә. Шуннан соң: “Бу – нинди сыеклык? Тормыш һәм сәламәтлек өчен куркынычмы? Шулкадәр күп микъдарда нинди шәхси ихтыяҗлар өчен кулланыла?” – дигән сорауларга җавап табылыр.