Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре март аенда 5 тапкыр планлы рәвештә оешмаларны һәм шәхси эшкуарларны тикшерде. Тикшерүләр барышында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә законны төрлечә бозу очраклары ачыкланды: кулланучыларга сәүдә предприятиесе турында җитәрлек мәгълүмат бирмәү, товарларны алар турындагы мәгълүматсыз сату, бәя язулары булмау һ.б.
Тикшерү булачагы турында закон күздә тотканча алдан ук хәбәр ителүгә дә карамастан, хуҗалык итүче субъектлар тикшерүгә берничек тә әзерләнеп маташмыйлар. Нәтиҗә: тикшерү вакытында яраклылык вакытлары чыккан товарлар табыла.
Мәсәлән, “Җәмәгать туклануы” кулланучылар җәмгыятен (Балтач штб, Ленин ур., 78 й.) тикшергәндә, 2838 сумлык, шәхси эшкуар Лотфуллина Э.Р. кибетендә (Арча районы Казанбаш ав.) – 1394 сумлык, “Илсөя” ҖЧҖ сәүдә объектларында (Әтнә районы Исләйтар, Югары Көек, Түбән Көек, Ташчишмә авыллары) 2236 сумлык срогы чыккан товар барлыгы ачыкланды. Ә Кукмара районы шәхси эшкуары Мостафина З.Ф. үзенчәлекле рекорд куйды. Аның кибетләрендә 8145 сумлык срогы чыккан товар табылды. Планлы тикшерүләр уздырганда, озак яткан товарның табылуы бик гаҗәп. Авыл җирендә кибетләр зур түгел бит инде, теләк булганда, сатучылар үзләре дә бөтен товарны берничә сәгатьтә карап чыга ала.