Айрат Хәйруллин: “Авыл хуҗалыгы – шундый тармак ул: төрле сәбәпләр аркасында, һәр кешенең дә шөгыльләнәсе килми. Ул – баш хәрефтән языла торган Хезмәт һөнәре”

2015 елның 23 марты, дүшәмбе

Бүген Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты вазыйфаларын башкаручы Айрат Хәйруллин районның авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Киңәшмә танышу һәм әңгәмә форматында үтте.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Алексей Грушин үз чыгышында авыл җирлекләре эшчәнлеге турында кыскача мәгълүмат бирде һәм 2014 елдагы эшкә йомгак ясады. “Сез – территорияләрнең хуҗалары һәм авылда килеп чыга торган проблемаларны беләсез. Аларны бергәләп хәл итәргә кирәк. Тулаем Әлмәт муниципаль районының яхшы яшәве уртак эшебезнең нәтиҗәлелегеннән тора”, – диде Айрат Хәйруллин.

Очрашу барышында түбәндәге мәсьәләләр турында фикер алыштылар: Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы, авыл хуҗалыгын алга җибәрү, ТР Президентын сайлау, урыннарда референдум уздыру, авыл җирлекләре территорияләрендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнеше фактларын ачыклау һәм аларга чик кую, экология икеайлыгы үткәрү. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты вазыйфаларын башкаручы авыл җирлекләре башлыкларын шушы юнәлешләр буенча актив эшләргә өндәде. Бу мәсьәләләр республика Президенты контролендә тотыла. Хәзерге көндә Әлмәт районында “1941 – 1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” юбилей медальләрен тапшыру тантаналары дәвам итә. Авыл җирлекләрендә бәйрәм чаралары иҗат отчетлары белән берләштерелгән. “Бу чараларны һәр ветеранга тиешенчә игътибар, җылылык, кайгыртучанлык белән үткәрергә кирәк”, – диде Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты вазыйфаларын башкаручы.

Айрат Хәйруллин авыл хуҗалыгын һәм авыл җирендә фермер хуҗалыкларын алга җибәрүгә аеруча игътибарын юнәлтте. “Фермер хуҗалыкларына, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга без булышырга, аның белән шөгыльләнә алырлык кешеләрне табарга тиешбез. Минем өчен Әлмәт муниципаль районында үз-үзләрен яшәтерлек фермер хуҗалыклары барлыкка килү мөһим. Алар үрнәк булырга, үзләренә һәм башкаларга эш урыннары булдырырга, үзебездә җитештерелгән продукция белән тәэмин итәргә тиеш. Авыл хуҗалыгы – шундый тармак ул: төрле сәбәпләр аркасында, һәр кешенең дә шөгыльләнәсе килми. Ул – баш хәрефтән языла торган Хезмәт һөнәре. Шушы өлкәне сайлаган кешеләргә ярдәм итәргә, аларны уч төбебездә генә йөртергә кирәк. Бу юнәлешне сайлаган кеше үзен тулысы белән эшкә багышлый”, – диде ул.

Очрашуда авыл җирлекләре башлыклары үзләрен борчыган һәм хәл ителергә тиешле мәсьәләләр турында да сөйләде. Алар, нигездә, җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү, урамнарны яктыру, су белән тәэмин итү, газлаштыру турында сүз алып барды.

Айрат Хәйруллин, үз чиратында, мондый очрашуларның традициягә керәчәген әйтте Киләчәктә ул һәр авыл җирлегенә барачак, халык белән очрашачак һәм хәл итү зарури булган проблемалар белән үзе танышачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International