Шушы көннәрдә генә күпфатирлы торак йортларда һәм аларга өстәп салынган янкормаларда урнашкан барларда кичке сәгать 10нан иртәнге сәгать 10га кадәр алкогольле продукция сатуны тыючы закон үз көченә керде. Кафе һәм ресторан тибындагы туклану урыннары искәрмә булып тора.
Закон Казандагы ике йөзләп оешмага кагыла. Аның максаты гади: якын-тирәдәге йортларда яшәүчеләргә төнге тынычлыкларын кире кайтару һәм хәмер базарын чынлап торып контрольгә алу. Тикшерүләр андый урыннарда рөхсәт ителмәгән алкоголь сатуның еш булуын күрсәтте. Экспертлар исәпләве буенча, хәзер мондый продукция Россиядә кулланылучы аракының яртысын диярлек тәшкил итә. Татарстанда бу сан шактый кечкенә. Беренче ике ай эчендә 80 мең литрдан артыграк легаль булмаган эчемлек әйләнештән алынды. Бу – безнең республикада җитештерелә торган легаль продукциянең уннан бер өлеше чамасы.
Игорь МАРЧЕНКО, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе: “Кулланылучы продукция күләмен киметү өчен, бер шешә аракының бәясен төшердек, ул хәзер 185 сум тора. Шул ук вакытта ялган аракының бәясе 120 – 150 сум тирәсендә тирбәлә. Кеше аңлар, дип өметләнәбез”.