Социаль челтәрдә 150 берләшмә ябылды. (Казан, 25 март, “Татар-информ”, Юлия Ревина). Узган ел ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм ТР прокуратурасының бергәләп эшләве нәтиҗәсендә, алкоголь сатучы 140 сайт ябылды. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында булган матбугат конференциясендә ведомство җитәкчесе Игорь Марченко әйтте. “Татарстан прокуратурасы җитәкчелегендә зур эш башкарылды. Узган ел судлар Интернет аша алкогольле продукция сатучы 140тан артык сайтны япты. Продукциянең күп өлеше – суррогат. Шулай ук кибетләрдән сатып алынган продукцияне кабаттан сатучы сайтлар да ачыкланды”, – диде ул. Моннан тыш, Марченко әйтүенчә, инспекция тәкъдиме һәм “ВКонтакте” социаль челтәре администрациясе ярдәме белән 150ләп төркемнең эшчәнлеге туктатылган. Аларда катнашучылар республикабыз территориясендә алкогольле продукция тарату белән шөгыльләнгән. Аерым алганда, Түбән Камада, Чаллыда, Әлмәттә һәм Казанда. Марченко сүзләренә караганда, Татарстанда ялган аракыны листовкалар, визиткалар һәм игъланнар тарату, шулай ук SMS-хәбәрләр җибәрү юлы белән саталар. Андый алкоголь күп очракта пошлинасыз сәүдә кибетләренеке дип сатыла, ди белгечләр. Шулай ук Татарстанда ялган аракы күчмә сәүдә объектларында, ваклап сатуда һәм базарларда, лицензиясе булмаган сәүдә предприятиеләрендә табыла. Алкогольне легаль булмаганча сатып алу тәкъдимнәре ишеткәндә, Игорь Марченко республикабыз халкын “кайнар линия” телефонына шалтыратырга өндәде. Телефон: (843) 278-92-79.