2015 елның 25 мартында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органының контроль-инспекция бүлеге начальнигы РФ Эчке эшләр министрлыгының “Югары Ослан” муниципалитетара бүлегендә участок уполномоченныйлары белән семинар уздырды. Анда полиция һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләренең хезмәттәшлеге мәсьәләләре, район территориясенә кертелүче алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозылу ачыкланганда, процессуаль документларны рәсмиләштерү мәсьәләләре тикшерелде. Уку “сорау – җавап” рәвешендә барды.
Моннан тыш, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы һәм РФ Эчке эшләр министрлыгының “Югары Ослан” муниципалитетара бүлегенең 2015 елга уртак чаралары планы төгәлләштерелде.