Бөтен яклап көрәш бара

2015 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Ялган алкогольне тарату ысулларының берсе – аны өйгә китереп бирү. Зур һәм кечкенә партияләргә заявкалар махсус интернет-сайтларда кабул ителә. Алкогольне китереп бирү турындагы белдерүләр дә шул сайтларга урнаштырыла. Анда нәрсә генә юк: аракы дисеңме, виски, джин, текиламы... Кайсына карарга да белмәссең! Бәяләре дә шактый кулай. Көлке булып күренерлек арзан хәтта. Ләкин бу сайтларның хуҗалары үзләре тәкъдим итә торган продукциянең сыйфаты ГОСТ таләпләреннән бик ерак икәнен, аны сатып алган кешеләрнең үз сәламәтлекләрен һәм гомерләрен куркыныч астына куюын гына әйтмиләр. Шулай ук законның алкогольле продукцияне ерактан торып (дистанцион рәвештә) сатуны тыюы хакында да дәшмиләр.

Шуңа күрә андый сайтлар хезмәтләреннән файдаланучы һәркем, телиме-теләмиме, хокук бозучыларга ярдәм итүче булып чыга, ә “түләүсез сыр капкында гына була” дигән мәкальне оныта.

Алкоголь тарату белән шөгыльләнүче сайтларга каршы көрәшү – контрольлек итүче һәм хокук саклаучы органнар эшчәнлеге юнәлешләреннән берсе.

2015 елның 10 мартында Казан шәһәре Мәскәү районы суды Казан шәһәре Мәскәү районы прокурорының гаризасын карады. Прокурор Интернет челтәре битләрендәге 3 адрес буенча урнаштырылган мәгълүматны Россия Федерациясе территориясендә тарату тыелган мәгълүмат дип тануны таләп итә. Прокурорның гаризасы канәгатьләндерелде, алкоголь тәкъдим итүче сайтлар турындагы мәгълүмат, аларны ябу өчен, “Роскомнадзор”га җибәрелде.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе, Интернет челтәрен күзәтү йомгаклары буенча, алкоголь тарату белән шөгыльләнүләре ачыкланган сайтлар турындагы мәгълүматны прокуратура органнарына җибәрә.

2014 елдан бирле, Татарстан Республикасы Прокуратурасы органнары гаризалары һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясеннән кергән мәгълүмат буенча, алкоголь тарату белән шөгыльләнүче 140 сайт ябылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International