Кулланучы өчен мәгълүмат

2015 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Сатучы яки хезмәтләр күрсәтүче һәрвакыт сыйфатлы да, кулланучының гомере һәм сәламәтлеге өчен куркынычсыз да товар сатарга, хезмәт күрсәтергә тиеш (бурычлы). Тик нишләптер безгә товар һәм хезмәт күрсәтүләр турында дөрес һәм кирәкле мәгълүмат бирелергә тиешлеген онытабыз. Шуңа күрә кулланучының мәгълүматка хокукы турында әйтәсе килә.

Кулланучының мәгълүматка хокукы – ялган яки ялгыш юлга кертүче мәгълүмат, реклама, товарлардагы язулар бирелгән яки башка очракта үз-үзеңне яклау һәм товарны яки хезмәт күрсәтүне нигезле рәвештә, дөрес сайлауны камилләштерү өчен кирәкле фактларны гомумиләштерү хокукы ул.

Кулланучының җитештерүче, башкаручы, сатучы, товарлар һәм күрсәтелүче хезмәтләр хакындагы мәгълүматка хокукы турында “Кулланучыларның хокукларын яклау турында” РФ Законының 8 статьясында әйтелә.

Кулланучы җитештерүче, башкаручы, сатучы, аның эш режимы һәм сата торган товарлары, башкарылучы эшләр, күрсәтелүче хезмәтләр хакында кирәкле һәм дөрес мәгълүмат бирелүне таләп итәргә хокуклы.

Мондый мәгълүмат, күренеп торырлык һәм аңлаешлы итеп, кулланучыларга алу-сату килешүләре һәм хезмәт күрсәтү килешүләре төзегәндә бирелә. Җитештерүче, башкаручы яки сатучы үз оешмасының фирма атамасын яки атамасын, аның урнашкан урынын (адресын), эш режимын кулланучыга җиткерергә бурычлы һәм әлеге мәгълүматны вывескага язып куярга тиеш. Сатучының, башкаручының эш режимы кулланучыларга белдерелә һәм билгеләнгән режимга тәңгәл килергә тиеш.

Җитештерүче (башкаручы, сатучы), әгәр ул шәхси эшкуар булса, дәүләт теркәве узганлыгы һәм аны теркәгән орган атамасы турындагы мәгълүматны да кулланучыга җиткерергә тиеш.

Әгәр башкаручының эшчәнлеге Россия Федерациясе законы буенча лицензияләнергә тиеш булса, ул лицензиясенең номеры, гамәлдә булу вакыты һәм аны биргән орган турындагы мәгълүматны да күрсәтергә бурычлы.

Мондый мәгълүмат шулай ук сәүдә һәм җәмәгать туклануы сатучының (башкаручының) даими эш урыныннан читтә башкарылганда: сәүдәне, җәмәгать туклануын вакытлыча урыннарда, ярминкәләрдә, лотоклардан оештырганда һәм башка очракларда да кулланучыларга бирелергә тиеш.

Барлык оешмаларда да “Сатып алучы почмагы” яки “Кулланучылар өчен мәгълүмат” дигән мәгълүмат стенды ясалган булырга, анда кулланучыларга кирәкле барлык мәгълүмат урнаштырылырга тиеш:

1. Җитештерүче (башкаручы, сатучы), әгәр ул шәхси эшкуар булса, дәүләт теркәве узганлыгы һәм аны теркәгән орган атамасы турындагы мәгълүматны бирә.

2. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган Аерым төрдәге товарларны сату кагыйдәләре (аннан соң кертелгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән).

3. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 15.08.1997 ел, № 1036 карары белән расланган Җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтү кагыйдәләре (аннан соң кертелгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән, соңгы үзгәреш – 21.05.2001 ел).

4. Номеры, гамәлдә булу вакыты һәм аны биргән орган турындагы мәгълүмат булган лицензия.

5. Контрольлек итүче органнарның телефон номерлары.

Хезмәт күрсәтүче персоналның барысында да фамилиясе, исеме яки исеме язылган бэйджиклар булырга тиеш.

Сатучы һәм башкаручы фикерләр һәм тәкъдимнәр кенәгәсе булдырырга бурычлы, ул кенәгә кулланучыга беренче тапкыр сорагач ук бирелергә тиеш.

Алина Игорьевна Виноградова,

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International